" Хәтер мәңгелек"-тематик кичә

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

8 май көнне Мәсәде авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган кичә үткәрелде . Кичәдә  тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Котлау сүзләре белән Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Мингазетдинова Ф.Р., ветераннар советы рәесе Шаяхметова З.С., “Агыйдель”нефть кудыру станциясеннән Хузин И.И. ветераннарны бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Сугыш темасына җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәмне Нурияхметова Р. һәм Шаехова Г. алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International