28-апрель көнне Әтәс җирлегендә Әфганчылар очрашуы үткәрелде.Очрашуга Актаныш,Мөслим, Минзәлә, Чаллы һәм башка район-шәһәрләрдән Әфганстанда хезмәттә булган , бүгенге көндә исән-имин булган әфганчыларыбыз очраштылыр. Алар Бүгенге көндә вафат булган әфганчы егетләребезне искә алдылар, туган өйләренә мемориаль такта куйдылар, . Аларның максаты хезмәттәш дусларының исемнәрен мәңгеләштерү.Егетләрне җирлектә бик матур, җылы итеп каршыладылар. Мәдәният йортында , мәктәптә , каенлыкта алар белән төрле чаралар үткәрелде.Әфганчылар безнең кунакчыллыкны тоеп, рәхмәт әйтеп киттеләр.