23 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап “Ядкарьләрдә -Тукай рухы” дигән кичә үткәрелде.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап “Ядкарьләрдә -Тукай рухы” дигән кичә үткәрелде. Кичәдә кунак итеп районыбызда яшәп иҗат итуче “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе шагыйрәләре Альбина Афзалова, Лилия Гыйлем катнашты.

Актаныш узәк китапханәсе игълан иткән Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, видеога төшереп җибәру конкурсында  катнашкан Альбина Хабибуллинага Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Л.Г.Хайдарова мактау грамотасын тапшырды.

Кичәбезнең икенче өлеше “Шагыйрәләр моңы” дип аталды. Шагыйрәләр кыскача узләре турында сөйләделәр, шигырь китаплары белән таныштырдылар. Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International