24 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучылары өчен “Без Тукайлы халык мәңгегә!” исеме белән Тукай укулары уздырды. Чарада шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган “Гомерендә- халкы язмышы, җырларыңда-халкы моңнары" исеме белән электрон презентация күрсәтелде. ”Шигъри тәлгәшләр” өлешендә китапханәчеләр һәм укучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. ”тукай хәтирәләре” исеме белән әдәби викторина уздырылды. чараның "Җылы эзли сабый күңеленә" өлешендә җанлы сөйләшү алып барылды. Китап күргәзмәсе, күзәтү ясалды. Тирән эчтәлеккә бай булган чарадан катнашучылар белемнәрен ныгыттылар, һәркем канәгать калды.