Актанышлылар Теләчедә дә сынатмады

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Теләченең “Батыр” спорт комплексында уздырылган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына III көрәш турнирында Актаныш районының көрәшчеләре белән беррәттән, тамырлары Такталачык авылына барып торташкан Яр Чаллы егетләре дә бил алышты.

 25 килограммга кадәр авырлык категориясендә Актаныштан Муса Әнвәров дәрәҗәле беренче урынны яулады. Шушы ук категориядә өченче урын иясе – Фазыл Сибгатуллин. Үз категориясендә Фазыл Сибгатуллин икенче урынга лаек булды.

 28, 32  килограммга кадәрле авырлыктагы категориядә  өченче урында шулай ук Актаныш егетләре - Айзат Нургалиев һәм Искәндәр Басыров.

 Ярышның 1-4 урын җиңүчеләренә һәркайсына кубоклар әзерләнгән иде. Җиңүчеләрне Салават Фәтхетдинов үзе һәм ярышның мәртәбәле кунаклары бүләкләде.

Сүз уңаеннан, 2002 елгы үсмерләр һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар арасында уздырылган ярыш республикакүләм турнир статусын йөртә.

 

 

http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/9313-aktanyishlyilar-tel%D3%99ched%D3%99-d%D3%99-syinatmadyi-%20fotolar.html  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International