Игътибар! Бәйге игълан ителде!

2018 елның 6 апреле, җомга

“Төбәкара талантлы яшьләрне үстерү һәм аларга ярдәм үзәге” Федераль җәмәгать учреждениесе 2018 елда “Россия киләчәге” Илкүләм яшьләр җәмәгать бүләгенә конкурс үткәрү турында игълан итә. Бәйгедә 14-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала.

Конкурста катнашучылар “Яшь иҗтимагый лидер”, “Яшь иҗат эшлеклесе”, “Яшь профессиональ”, “Яшь журналист”, “Яшь эшмәкәр”, “Яшь җитәкче”, “Яшь педагог”, “Яшь табиб”, “Яшь социаль хезмәткәр”, “Яшь дәүләт (муниципаль хезмәткәр)” номинацияләре буенча бәяләнәчәк.

Җиңүчеләргә 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

Тулырак мәгълүматны 8 (391)231-38-33 телефоны аша яки kult24@kult24.ru адресы буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International