«Соры хезмәт хакы» белән көрәшергә «Халык контроле» ярдәм итә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли башлады. Андагы хәбәрләрне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы контрольдә тота. Актанышлылар рәсми булмаган рәвештә эшкә алу, «соры хезмәт хакы» түләү, эш вакытында куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәве турында әлеге сайтка язып җибәрә ала. Шулай ук 8(843)557-21-13 номерлы “Кайнар линия” телефоны аша Министрлыкка шалтыратып хәбәр итү мөмкин. Актаныштагы “Кайнар линия” телефоны: 3-12-81.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International