Чөгәнә мәктәбендә кошларга багышланган кичә узды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәчесе Чөгәнә башлангыч мәктәбендә “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кичә үткәрде.

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган әлеге чара Халыкара кошлар көненә багышланган иде. Биредә укучылар кошларга кагылышлы төрле кызыклы фактлар белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International