Күҗәкә авыл китапханәсе хезмәткәрләре Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь кичәсе уздырды.
Чара шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан электрон презентация белән башланып китте. Аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шигырьләре укылды. Мәхәббәт тулы якты хисләргә, татлы сагыш-моңнарга, тормыш, гомер турындагы тирән уйлануларга бай шигырь юллары шигърият сөючеләрнең күңелләренә хуш килде.