Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләнде

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Кичә Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда районыбыз мәдәният хезмәткәрләре, ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Тантанага китапханә, авыл клублары, район мәдәният йорты, музей хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе белгечләре чакырылган иде.

Бүгенге көндә Актаныш муниципаль районында 112 мәдәният учагы халыкка хезмәт күрсәтә. Аларда 300дән артык хезмәткәр исәпләнә, шуларның унбере – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Мәдәният учакларында 500дән артык иҗат түгәрәкләре эшли, 16 халык театрыбыз тамашачыны берсеннән-берсе матур спектакльләр белән сөендерә.

-Районыбыз сәнгатен үстерүдә, халкыбыз гореф-гадәтләрен саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы, тагын да югары үрләргә ирешүегезне телим, - дип барлык мәдәният хезмәткәрләренә ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов.

Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә үзенең Рәхмәт хатларын да тапшырды ул. Соңыннан исә бәйрәм тантанасына килгән кунаклар Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле тәкъдим иткән тарихи музыкаль спектакльне тамаша кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International