Бүген Татарстанда, шулай ук Актанышыбызда #Айданавыборы# фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар, дип белдерде #Айданавыборы# медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә.
Бәйгедә катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңа килергә һәм #Айданавыборы# баннеры янында фотога төшеп, әлеге фотоны тиешле хештэг белән интернетка урнаштырырга кирәк. Конкурста җиңүчеләргә велосипед, айфон, айпад һ.б. кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйге 16 номинациядә үткәрелә. Аңа 25 мартта нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләрне 31 мартта Казанда бүләкләячәкләр. Тавыш бирү марафонның рәсми сайтында узачак.