Халыкара туган тел көненә карата “Әдәби мозаика”

2018 елның 23 феврале, җомга

 

21 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы укучылары өчен Халыкара туган тел көненә карата “Әдәби мозаика” уздырды. Чарада “Тел дигән дәрья бар” исемендә электрон презентация күрсәтелде. “Разминка” өлешендә әдәби викторина, “Анаграммалар” да кыска вакытта хәрефләрдән язучы һәм әсәрләрнең исемнәрен җыйдылар, “Танып – белү”дә фоторәсемнәрдән язучыларның исемнәрен атадылар,”Шигъри тукталыш”та туган тел турындагы шигырьләр иҗат иттеләр,”Халык авыз иҗатында”халык мәкальләрен”ә тукталдылар. Чараның “Иле барның-теле бар” өлешендә техникум укучылары татарча, русча, инглизчә шигырьләр укыдылар, җырлар жырладылар.”Туган телем-хәзинәм”, “Юбиляр китаплар”, “Юбиляр язучылар” дан китап күргәзмәсе эшләде,  күзәтү ясалды. Иҗат белән сугарылган мавыктыргыч бу чарадан һәркем канәгать калды.

  

  

  

  

  

  

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International