"Газиз туган телем"

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февраль Кәзкәй авылы китапханәсе һәм Кадет- интернат мәктәбе укучылары белән берлектә , Халыкара туган тел көне уңаеннан "Газиз туган телем"  исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында туган телгә багышланган шигырьләр укылды, җырлар, биюләр башкарылды. Китапханәче туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды,  укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.Әлеге кичәне үткәрү укучыларга туган телгә карата мәхәббәт уяту, туган телнең бөеклеген аңлатуны максат итеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International