Киров авыл китапханәсендә "Язмышын буйсындырган шәхес". Әлеге чара татар шагыйре Фәнис Яруллинның 80 еллыгына багышланган иде. Китапханәче китап укучыларны шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Катнашучылар аның шигырьләрен укыдылар. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар кичәгә тагын да ямь өстәде. Махсус төзелгән китап күргәзмәсе исә китап укучыларны үзенә җәлеп итте.