Иске Айман мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы сәхнәләштерелде. Кызларыбыз һәрберсе үз рольләрен йөрәкләре аша үткәреп уйнадылар. Авылдашлар һәм килгән кунаклар яратып кабул иттеләр. Театр ахрында авыл башлыгы һәм артист кызларыбызның тормыш иптәшләре җылы сүзләр, чәчәкләр белән котладылар. Кызлар, Сезне яңадан-яңа сәхнә әсәрләре белән тагын сәхнә түребездә көтеп калабыз! Уңышлар, Сезгә!