14 февраль көнне Түке китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Бер көч тә юк җирдә богауларлык, аның кайнар йөрәк моңнарын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үтте. Балалар Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар , Муса Җәлил иҗатына багышланган презентация карадылар.