Февраль аенда Татарстан Республикасының берничә районында перспективалы Казан режиссеры Илшат Рахимбай белән иҗади очрашулар узачак. Очрашуларда шулай ук аның төркемендә эшләүчеләр дә катнашачак. Мондый очрашу Актанышта 27 февральдә 15,00 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узачак. Чарада яшь режиссер үзенең өч кыскаметражлы "Күзалла", "Ышанмыйм", «Гастарбайтер» фильмнарын тәкъдим итәчәк. Рәхим итегез!