Актанышта алдынгылар слеты узды

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

Бүген, 20 нче гыйнварда, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда район алдынгылары бәйрәме узды. 

Гадәттәгечә, бу көнне район үзәгенә халык хуҗалыгының төрле тармагыннан хезмәт алдынгылары җыелды. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре бу көнне игътибар үзәгендә булды. Үзләренең тырыш хезмәте белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International