" Чалманарат - гомерем бишеге"

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

18 нче гыйнвар көнне Чалманарат авыл китапханәсендә авылыбызның күренекле шәхесе, шагыйрь Мөхәммәт Мирзага 65 яшь тулу уңаеннан " Туган якның моңлы шагыйре " исемле әдәби кичә үткәрелде. М.Мирза - күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публистик мәкаләләр авторы.Кичә барышында аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләнде." Чалманарат - гомерем бишеге " исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китап сөючеләр Ибраһимовларның нәсел шәҗәрәсе белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International