Бергә булыйк, берәгәйле булыйк!

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Буген, 19 гыйнвар көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, Актанышның икенче санлы мәктәбенен 5Б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Мәүлидә Белоусова) катнашында якташыбыз, шагыйрь – Мөхәммәт Мирзага 65 яшь тулу уңаеннан тематик чара булып узды.

Мәдәни чара барышында укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Бергә булыйк, берәгәйле булыйк!”  исеме астында презентация күрсәтелде. Мөхәммәт Мирзаның шигырь җыентыкларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Кичәбез шагыйрьнең “Карурманга кергән идек” шигыренә  Роза Мөхетдинова көй язган  җыр белән төгәлләнде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International