19 январь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, балаларның кышкы каникулларыннан соң, “Тылсым” мәктәп – бакчага китаплар белән килделәр. 1-4 сыйныф укучыларына китапханәгә кайткан яңа китаплар һәм төрле шагыйрьләр иҗаты буенча шигырь җыентыклары тәкъдим ителде.