18 январь көнне Меңнәр авыл китапханәсендә балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан, балалар өчен "Йолдызлар ничәү" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар авторның яхшылыкка, игелеккә өйрәтә торган әкиятләрен, шигырьләрен яратып тыңладылар. Шулай ук Хәкимҗан Халиковның китапларыннан "Бәхет чишмәсе" исемле китап күргәзмәсе эшләнде.