Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

15 гыйнвар көнне  Актаныш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Латыпова Хафизә Кашап кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Карамов райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. 

Хафизә Кашап кызы II һәм III дәрәҗәдәге Хезмәт даны орденнары иясе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International