Кәзкәйдә Гөлшат Зәйнашева тууына 90 ел тулуга багышланган "Моңнар бәйрәме" кичәсе узды

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Кәзкәй авылы китапханәсендә Г.Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга  карата "Моңнар бәйрәме" исемле музыкаль кичә үткәрелде. Безнең җыр  поэзиябездә гомерләрен  җырга багышлаган аерым шагыйрьләр бар. Әлеге кичә дә Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырларга багышланды. Шагыйрьнең шигъри иҗаты музыка әһелләренең игътибарын һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең 100 якын шигыренә көй язылган, бик күп җырлары татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә. Иң популяр җырлары тупланган "Илле җыр" исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Кичә барышында аның сүзләренә язылган "Зәңгәр күлмәк". "Безнең авыл", "Үзең анла", "Зәңгәр төймә", "Җырлыйм әнием турында" җырларын  И.Шакиров, Г. Рахимкулов башкаруында иске пластинкалар аша тыңладык. Г.Зәйнашева тормышта нык, көчле ихтыярлы, оптимист кеше була. Тормыш аны төрлечә, аяусыз сынаса да, ул бөгелми, бөтен авырлыкларны җиңеп  гомере буе иҗат итә.  Кичәнең максаты да укучыларга әлеге фикерләрне җиткерү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International