Эш эзләүче актанышлылар игътибарына!

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тырышлыгы белән булдырылган “Россиядә эш” (Работа в России) дигән исемле интернет-портал эшли. Бу портал оператив мәгълүматлар алу һәм эш эзләүчеләрне теркәү максатыннан ясалган.

Ресурсның интерфейсы бик гади, анда күп һәм төрле фильтрлар бар. Алар яңа эш эзләүне шактый җиңеләйтә. Мәгълүматны төбәк, район, шәһәр, һөнәр, шулай ук эш тәҗрибәсе буенча аерып карарга була. Социаль яктан якланмаганнар өчен аларга ярашлы вакансияләр аерым бүлектә урнаштырылган.

Кулланучылар вакансияләр турындагы тәкъдимнәр һәм эш белән тәэмин итү рәсми оешмалары контактлары белән “Эш белән дәүләт тәэмин итүе” графасында таныша ала.

 

Шулай ук Актаныш муниципаль районы предприятияләрендә булган аерым вакансияләр белән http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/vakansii.htm сылтамасы аша үтеп тулырак белешә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International