Бөек Ватан сугышы ветераны Гамир Сабир улы Сабировка – 90 яшь

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

 Олимән авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Гамир Сабир улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук котлауларга Киров авыл башлыгы Әнвәр Гафуров да кушылды һәм бүләкләр тапшырды. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International