Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы җиңүчеләре билгеле

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Бүген Актанышта көне буе мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасы узды. Спорт чарасы спорт һәм сәламәтлек ункөнлеге кысаларында узды. 10,00 сәгатьтән башлап, районыбызның мәктәп һәм балалар бакчалары укытучылары, тәрбиячеләре һәм директорлары җиңүче исеме өчен көрәштеләр. Алдагы еллардан аерылмалы буларак, Спартакиаданың приз фонды катнашучыларны да, җанатарларны да сөендерде. Чөнки урта белем бирүче мәктәпләр арасында җиңү яулаган команда  спорт җиһазлары алу өчен 100 000 сумлык сертификатка ия булды, икенче урын өчен – 75000, өченче урынга - 50 000 сум. Төп гомуми белем бирүче мәктәпләргә исә, 1 урынга – 75 000, 2 урынга – 55 000, 3 урынга – 45 000  сум. Җиңүче балалар бакчаларына исә 50 000, 40 000, 30 000 сумлык сертификатлар тапшырылды. 

Менә җиңүчеләр исемлеге:


Урта белем бирүче мәктәпләр арасында
I урын - АСОШ №1
II урын - Гуманитар гимназия-интернат
III урын – АСОШ №2

 

Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында
I урын - Югары Яхшый мәктәбе
II урын – Такталачык коррекцион мәктәбе
III урын – Мари-Суксу мәктәбе

 

Балалар бакчалары арасында

I урын - МБДОУ №4
II урын – МБДОУ №5
III урын – МБДОУ №2

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International