Актанышта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге, Игелек үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнварова тәбрикләде.Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга  бүләкләр тапшырылды. Быел бәйрәмнең иганәчесе булып "Актаныш Агрофирмасы" ҖЧҖ җитәкчелеге чыкты, балаларга бүләкләр алырга зур ярдәм күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International