Актанышта Укытучылар көне узды

2017 елның 29 сентябре, җомга

Республикада беренчеләрдән булып Актаныш районы бүген үз мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.  Бәйрәм чарасы  район мәдәният йортында  оештырылды. 

Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, РТ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләк белән тәбрикләнделәр.

Барлык чыгышлар һәм тәбрик сүзләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды. 

Бүләкләнү мизгелләреннән соң районыбыз укытучыларына, аларны  бәйрәмнәре белән котлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте. Мондый үзенчәлекле бүләкне мөгаллимнәребезгә район хакимияте ясаган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International