Актанышта Фарсель Зыятдинов музее ачылды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Актаныш районы Качкын төп белем бирү мәктәбендә язучы-галим, икътисадчы, бакчачы Фарсель Зыятдиновка музей ачылды. 

Тантаналы чарада Фарсель Зыятдиновның якташлары, иҗатташ дуслары катнашкан. Мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт авыл клубында узган. Бәйрәм концертында Фарсель Зыятдиновның шигырьләре дә яңгыраган. 

Мәктәптә ачылган музейда Фарсель Зыятдиновның шәхси әйберләре, фото-документлар һәм хезмәтләре урын ала.

Исегезгә төшереп узабыз, икътисадчы галимгә быел 1 июнь көнне 80 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International