Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы  Илдус Хәкимов министр кулыннан бүләк алды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инспекторларына 13 яңа хезмәт автомобиле ачкычларын тапшырды. Шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы  Илдус Хәкимов та әлеге ачкычка ия булды. 

Тантана Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды. Тантанада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  урынбасары  Тәлгат Таһирҗанов та катнашты.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

«Сезнең бурыч – машиналарны саклап тоту һәм күзәтчелек нәтиҗәлелеген арттыру, безнең хезмәтнең максаты – кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау бит», – диде Радик Зыятдинов, инспекторларга мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International