Кайчак шулай да була: ярышны акрынрак башлаган ат кисәк алга ыргылган чабышкыларны бер-бер артлы куып уза. Татарстан мисалында да шулай. Урып-җыюга гадәттәгедән берничә атнага соңлап тотынган игенчеләребез бүген Россия төбәкләренең уртача күрсәткеченнән 10 процентка узып, барлык мәйданның 75 процентын тәмамлаган.
Ашлык та көтелгәннән югарырак гектарыннан 35 центнердан артып китә. Чагыштыру өчен: күрше Оренбург өлкәсендә гектарыннан 17 центнер чыга. Волгоград өлкәсендә – 27,5, Саратов игенчеләре гектарыннан 27,4 центнер уңыш чыга. Ил буенча уртача күрсәткеч 33,2 центнер тәшкил итә.
Маңгай тиреннән күренә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 5 сентябрьгә республика буенча 1 миллион 120 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган. Игенчеләребез шушы көннәрдә тагын бер хезмәт җиңүе – 4 миллион тонна чиген узарга җыена.
Хезмәт җиңүе дигәннән, урып-җыюга югары әзерлек белән килгән байтак хуҗалыкларда бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыеп алу соңгы гектарларда бара. Бу эшкә республикада иң алдан керешкән Зәй районы “Зәй” агрофирмасында урып-җыюны 3 сентябрьгә тәмамлап, 6420 гектардан уртача 56,7 центнер ашлык җыеп алды. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, кайбер кишәрлекләрдә көзге бодай уңышы 71,8 центнерга җиткән.
Игенчелектә бер генә нәтиҗә дә күктән төшми. Җирне тиешенчә эшкәртү, чәчү структурасы, пар җирләре, югары җитештерүчән сортлар куллану, ашлау, яфрактан тукландыру, кыскасы, барлык технология таләпләрен вакытында үтәгәндә, кайчагында хәтта һава торышы да мул уңышка комачаулый алмый.
Нәтиҗәсе дә күз алдында – игенчелектә елның-елы заманча технологияләр кулланып, галимнәребезнең фәнни ачышларына таянып эшләүче Нурлат районы хуҗалыкларында уңыш гектарыннан 47,3 центнер тәшкил итә. Сарман (47,1), Тәтеш (42,0) Актаныш (40,6), Кукмара (39,3), Кайбыч (39,1), Балтач (38,8), Балык Бистәсе (38,3) һәм башка кайбер район хуҗалыкларының уңышлары күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Ә инде киресенчә булганда – нәтиҗәләр дә, кем әйтмешли, ташка үлчим генә. Сер түгел, андыйлар быел да гектарыннан югары уңыш ала алмый. Һәрхәлдә, гектарыннан уртача 47,9 центнер ашлык суктырып алучы Зәй районы хуҗалыклары белән быел да гектардан 24 центнердан арттыра алмаган Югары Ослан хуҗалыкларына уйланырга һәм нәтиҗә ясарга җирлек бар.
Ярышлар финишка якынлаша
Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар. Балачактан ук кыр корабларын иярләп, гаҗәеп зур егәрле техника белән туган як кырларын иңләү турында хыялланып үскән егет-кызларыбыз урып-җыюга да ныклы әзерлек белән килгән. Урыннардан алынган мәгълүматлар да шуны раслый. Урып-җыюның һәр атнасы гына түгел, һәр көне яңа кыр батырларын ачыклый.
Тагын шунысы да бар: быел урып-җыюда нәтиҗәле эшләүчеләр аеруча игътибар үзәгендә. Кайсы гына районга барып чыкма, игенче-механизаторларыбыз вакыт белән исәпләшмичә, берсен берсе уздырып эшләргә тырыша. Күп хуҗалыкларда атнага берничә тапкыр алдынгыларны төрлечә олылау: Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләк тапшыру, игенчеләр хөрмәтенә концертлар булуын күрәсең. Алда исеме телгә алынган алдынгы район җитәкчеләре урып-җыю чорында үзләре дә кырдан кайтып кермәде дияргә була. Аеруча Зәй, Актаныш, Сарман, Кайбыч, Апас, Чүпрәле һәм башка районнарда комбайнчылар ярышына көн саен нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр ачыкланды. Андыйлар әледән-әле төрле бүләкләргә лаек булды.
Инде хәбәр ителгәнчә, иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 200 урып-җыю алдынгысы Президент бүләге өчен көрәшә. Мәгълүматлар көн саен яңартыла. Исемлектәге һәр төркемдә урып-җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән йөзгә якын комбайнчы-механизатор бар.
Беренче төркемне Лаеш районы Зарипов крестьян-фермер хуҗалыгыннан 2008 елда чыгарылган “Нива-СК-5” комбайнында 21 көнгә 420 гектар игенне теземнәргә салган, 1764 тонна ашлык суктырып алган Фәргать Әхмәтшин җитәкли.
Икенче төркемдә иң югары күрсәткечләргә Әлмәт районы Токарликов исемендәге хуҗалык комбайнчысы Андрей Федосеев ирешкән. Ул 2012 елда чыгарылган “Нью-Холланд ТС-56” комбайнында 27 көнгә 1061 гектар игеннәрне теземнәргә салып, 3360 тонна ашлык суктырып алган.
Өченче төркемдә алдынгылыкны Нурлат районы Сөләйманов исемендәге хуҗалык комбайнчысы Владимир Никитин кулыннан ычкындырмый.
Тәҗрибәле игенче 10 еллык “Нью-Холланд СХ 8080” комбайнында 33 көнгә 902 гектар игенне теземнәргә салып, 4615 тонна ашлык суктырып алган.
Дүртенче төркем башында Әлки районы Хузангай хуҗалыгыннан Фирдүс Зәйнуллин бара. Ул 2 ел элек чыгарылган “Торум-750” комбайнында 26 көнгә 679 гектар игенне теземнәргә салып, 3222 тонна ашлык суктырып алган.
Ярыш шартлары буенча үзйөрешле комбайннарда иген чабуда эшләүче механизаторлар ике төркемдә ярыша. Беренче төркемне – Алексеевск районы “Алексеевск” хуҗалыгыннан Александр Чичиров, икенче төркемне Арча районы “Лотфуллин“ хуҗалыгыннан Илдус Саттаров әйдәп бара.