ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Икътисад министры Фәрит Габделганиев Актанышта эшлекле сәфәрдә булды.

Һәр елдагыча,  1 октябрьдән  республикада, шул исәптән безнең  Актаныш районында да,  Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.

Ун көн дәвамында Актанышта  өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла.

Райондагы бәйрәм чараларына бүген, 2 октябрь көнне,  Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында старт бирелде. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр, ветераннар белән очрашты. 

Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә,  мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар  бар иде.

Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлау сүзеннән соң  район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районыбызның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде.

Чара барышында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла  Нурлыевның, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровның, Күҗәкә авыл җирлегендәге  башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәскать Хәертдиновның чыгышлары тыңланды.

Бәйрәм уңаеннан өлкәннәребезгә бүләк тә әзерләнгән иде – алар хозурына   Яр Чаллы драма театрының  Ягъсүф Шафыйков әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хуш, Агыйдел!”  драмасы тәкъдим ителде.

10 октябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә «Балалар мәсьәләсе» дип аталган гражданнарга хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда (Ленин ур., 98, Әлмәт) 11.00 -15.00 сәгатьтә башлана.

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә. Анда катнашуга үзләренең төп бурычларыннан берсе итеп табигатьне саклауны сайлап алган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторларының чын мәгънәсендә зур ярдәмчеләренә әйләнгән журналистлар чакырыла.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш район хакимиятендә эшләп, лаеклы ялга чыккан 34 ветеран белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов бүген чәй табыны артында очрашты. Өлкәннәр көне белән котлап, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде Энгель Нәвап улы ветераннарга. Олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә истәлек бүләкләре дә тапшырды ул. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Ветераннарга өйләрендә түгәрәк табын артында балалары, оныклары, якыннары белән очрашып, чәй өстәле артында гапләшү өчен күчтәнәч каплары да әзерләнгән иде.

1 октябрь, 9.00 - Өлкәннәр ункөнлегенә  багышланган  шахмат турниры - Балалар иҗат үзәге

2 октябрь,10.00 - Район җитәкчелегенең  ветераннар активы белән очрашуы, Яр Чаллы драма театры чыгышы  – Актаныш район мәдәният йорты

3  октябрь,14.00 - Өлкәннәр арасында компьютер  белеме буенча ярыш - Актанышның 2 нче  урта мәктәбе

3 октябрь - Карауда булган өлкәннәр  белән “Сулау гимнастикасы” технологиясе  буенча мастер - класс - Игелек үзәге

4 октябрь,10.00 - Өлкән яшьтәге мөселман хатын-кызлар белән очрашу “Ничек яшисең, мөслимә?” - Җәмигъ мәчете

6 октябрь,  9.00 - Актаныш (ресторан-автовокзал-базар арасы)та, Пучы, Татар Суыксуы җирлекләрендә көзге  ярминкә

7 октябрь, 9.00 - Өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы буенча конкурс - Актаныш технология  техникумы

8 октябрь, 9.00 - “Батыр” спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы

10 октябрь, 10.00 - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган

вокаль ансамбльләр чыгышы “Жырлыйк әле” - “Яшьлек” мәдәни үзәге

1 -10 октябрь - район үзәк китапханәсендә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар (аерым план буенча)

1-10 октябрь - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган башлангыч сыйныф укучылары арасында “Безнең ишегалды” рәсем конкурсы - мәгариф бүлеге

1-10 октябрь - Чәй табыны артында өлкәннәр көненә багышланган чаралар, күргәзмәләр оештыру - балалар бакчаларында

1-10 октябрь - Җирлек башлыкларының картлар йортында яшәүче өлкәннәрнең хәлен белүе, тәбрикләүләре - җирлекләрдә

1-10 октябрь - Оешма, предприятие, җирлек ветераннар активлары белән урыннарда чәй табыннары оештыру, медицина  хезмәткәрләренең урыннарга чыгып өлкәннәргә хезмәт күрсәтү көннәре, ялгыз яшәүче өлкәннәргә волонтерлар ярдәме.

1-10 октябрь - “Туган як” музеенда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган экспозицияләр күргәзмәсе.

10 октябрь,14.00 - Игелек үзәгендә социаль карауда булган  балалар, аларның дәү әниләре һәм әтиләре белән  “Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына” исемле  чара үткәрү.

11 октябрь, 10.00 -  Пучы ветераннар һәм инвалидлар йортында “Гәрәбә” клубы әгъзаларының  концерт программасы.

Иске Байсар табиблык амбулаториясендә дәвалану бүлеге ачылды.

Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әлеге көндә без  сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне  белдерәбез. Сөйләшү, аралашу, хезмәт коллективларында очрашу ункөнлек дәвамында бәйрәм төсмерен ала. Актив өлкәннәребез очрашу-кичәләрдә, бәйге-ярышларда үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Авыр тормыш хәлендә калучы өлкәннәребез белән дә очрашып, аларга теләктәшлек күрсәтәбез, ярдәм формаларын булдырабыз.

Сезнең бүген дә безнең арада булып, актив тормыш рәвеше алып баруыгызга сокланабыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, сезнең тормыш-көнкүрешегезне яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара: яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла. Районыбызда бүген 14 сугыш ветераны, 579 тыл ветераны, 2315 сугыш чоры баласы бар, алар – безнең горурлыгыбыз.

Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм - рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтү, ихтирамыбыз безнең. Район үсешенә керткән олуг хезмәтегез  өчен рәхмәт белдерәм. Якыннарыгызның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәгез. Алар сезне уңышлары белән сөендерсен. Сәламәтлек, бәхет, гаилә җылысы, күтәренке кәеф телим.

Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль район башлыгы


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил көтелә: - 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, - 1 октябрьдә көндез, төнлә - иртән 2 октябрьдә секундына 17-22 метрга кадәр җил.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International