ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2022 ел
дүшәмбе

Театрлар айлыгы дәвам итә. Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Киров авылы халык театры Туфан ага Миңнуллинның бик тә эчтәлекле "Мулла" пьесасын сәхнәләштерде. Дүләт театры артистлары кызыгырлык итеп бик оста уйнадылар алар. Хәер, бәлки "уйнадылар" дигән сүз дөрес тә түгелдер. Пьеса безнең яшәешебезне, бүгенгесен һәм киләчәкне ачык чагылдыра. Һәркемне уйландырырлык итеп сәхнә тотты алар, анда яшәде дип әйтсәк тә арттыру булмас. Рәхмәт үзләренә! Тамашачылар басып алкышлады.


6
март, 2022 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә

18 сәгатьтән. 6 март 18 сәгатькә кадәр. 7 март 2022 ел.

Төнлә һәм иртән 7 март 2022 Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Район оешма һәм предприятияләр арасында узган кышкы спартакиаданың җиңүчеләре билгеле

Район үзәге мәктәпләре арасында "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләре билгеле.

1 урын - 2 нче мәктәп
2 урын - 1 нче мәктәп, Технология техникумы.
ГРАН - ПРИ - Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия.
Барлык катнашучыларны, җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!


5
март, 2022 ел
шимбә

Район халкы Анамов Дилшат Мирзариф улы белән хушлашты. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз

Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы кораллар сыйныфында белем алучы Арсен Мәрдәнов, Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләрнең төбәкара конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясап Актаныш данын яклады. Ихластан котлыйбыз! Остазы Аяз Мусин, концертмейстер Нур Мусин.

"Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру» юнәлеше буенча IV төбәкара хакатонда гуманитар гимназия-интернат укучылары Әмирҗанов Роман Владислав улы, Галиев Камил Илнур улы, Хөсәенов Ирхан Ленар улы AR-Junior категориясендә 1 урынны яуладылар. Укытучылары Фирзәр Әюпов. Ихластан котлыйбыз! 

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау концерты узды. Алдан узган сайлап алу турын үткән иң-иңнәр чыгыш ясады бүген.


4
март, 2022 ел
җомга

Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә язга әзерлек, урам, ишегалларының торышы, чисталыгы буенча, бу эшкә җаваплы оешмалар катнашында сөйләшү узды.
Яз тау артында түгел, ә башкарасылар әле шактый. Шөкер, әзерлек эшләре күптәннән бара. "Ленд-сервис" оешмасы белән берлектә район үзәгенең йөзен үзгәртү буенча проект эшләнә. Аның нигезендә үзәк урам, паркларны төзекләндерү башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International