ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2016 ел
шимбә

9 декабрь көнне мәктәптә "Без-коррупциягә каршы" темасы астында класс сәгатьләре үтте.Укучылар газеталар, буклетлар чыгардылар.

 


9
декабрь, 2016 ел
җомга
8 декабрь көнне район мәдәният йортында “БиюМәйдан” биючеләр фестиваль-конкурсының йомгаклау гала-концерты узды. Актаныш сәхнәсендә балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләр бию коллективлары узләренең осталыкларын күрсәтсәттеләр.

9 декабрь көнне үзәк китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан  "Сагышларны миңа язмыш бирде" исемле очрашу-кичә үткәрелде.

Декабрь аенда туган юбиляр язучыларның китап күргәзмәсе.

Күҗәкә авыл китапханәчесе физик  мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларының өйләрендә булды һәм аларны яңа китаплар, журналлар белән таныштырды.

   8 декабрьдә район мәдәният йортында "Бию-Мәйдан" фестиваль-конкурсы кысаларында  район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты узды. 

8 декабрьдә район мәдәният йортында "Бию-Мәйдан" фестиваль-конкурсы кысаларында  район үзешчән сәнгать коллективларының йомгаклау концерты узды. Безнең мәктәбебез укытучылар коллективы чарада румын биюе белән чыгыш ясады һәм бәйгенең дипломанты булды. Котлыйбыз! Иҗади уңышлар телибез!

8 декабрь көнне, Яңа Әлем мәдәният йортының "Яшьлек+" бию коллективы, район үзәгендә үткән "БиюМәйдан" фестиваль-конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар!

7 декабрь көнне Мәсәде авыл җирлегендә инвалидлар декадасы уңаеннан “Шәфкатьле булыйк” –дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үтте. Килгән кунаклар инвалид шагыйрьләр- Ф.Яруллинның ,Г.Сәгыйровның ,К.Шариповның китаплары белән танышты, җырлар тыңлады. Соңыннан чара өстәл артында дәвам итте. Очрашу күңелле үтте. Алар канәгать булып өйләренә таралыштылар.
Беренче декабрьдән 10 декабрьга кадәр инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Шул максаттан Бурсык авыл китапханәсендә “Сезнең тормыш үзе батырлык “-дип исемләнгән очрашып сөйләшү, фикер алышу үтте,күргәзмәлек эшләнде. Без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International