9 декабрь көнне үзәк китапханәдә инвалидлар декадасы уңаеннан "Сагышларны миңа язмыш бирде" исемле очрашу-кичә үткәрелде. Кичәгә мөмкинлекләре чикле булган актив китап укучыларыбыз Лилия Вәлиева, Фәнүсә Баянова, Ләйлә Моталлапова, Гузәл Мостафаева килде һәм чыгыш ясады.
Аларның тормышына багышланган электрон презентация күрсәтелде, шәмаиллар буенча буктрейлер каралды, "Сезнең тормыш үзе батырлык" исемле китап күргәзмәсе эшләде һәм буктрейлер күрсәтелде. Ф. Баянова, Г. Мостафаеваның шигырь укуы, Л. Вәлиеваның җырлары кичәне тагын да ямьләндерде. Кичә ахырында халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге Ф.Гайнанова катнашучыларга рәхмәт җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырды.
