Бөтенрәсәй фән олимпиадасының республика этабы тәмамланды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары бик актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Афәрин!
3 нче март көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе базасына математика фәненнән төп дәүләт имтиханының сынап карау тестлары үтте. Анда: Аккүз, Богады, Югары Яхшый, Меңнәр төп, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән барлыгы 32 укучы катнашты. Имтихан оффлайн режимында алынды. Имтиханда район мәгариф бүлегенең урынбасары, Аккүз мәктәбенең кураторы Р.Ә.Имамова катнашты.
3 нче класста Гаилә бәйрәме үтте. Кичә балаларның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Ата- аналар өчен кызыклы уеннар оештырылды. "Оста куллы гаиләләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Куян авылы клубында бәйрәмгә әзерлек бара.
2 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында “Ата- бабам мирасы – безнең заман чанасы” дип исемләнгән чана бәйрәме уздырды.
Тулырак...