Актанышта - спартакиада

2017 елның 3 марты, җомга

 

Бүген, 3 март көнне Актаныш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәтчәннәренең кышкы спартакиадасы бара.

Ярышларга старт 9.00 сәгатьтә район хакимияте каршындагы мәйданда бирелде. Тантаналы рәвештә чараны район башлыгы Фаил Камаев ачты. Ул катнашучыларга уңышлар һәм гадел җиңүләр теләде.

Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында, "Дулкын" бассейнында, “Бүләк” чаңгы трассасында, “Лачын” боз сараенда оештырылды.

 

Программада шахмат, өстәл теннисы, чаңгы эстафетасы, кул көрәше, ДАРТС, шорт-трек, гер күтәрү, аркан тартышу бәйгеләре каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International