Казанда – болытлы һава, урыны белән кар, буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метрга кадәр.
Төнлә һава температурасы -9..-11º; көндез -7..-9º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Актанышта – болытлы һава, урыны белән кар, буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 17 метрга җитә.
Төнлә һава температурасы -9..-13º, урыны белән -16 º; көндез -8..-11º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында «Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм «ФКП Росреестр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Райондашыбыз - Росреестрның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Фәнис кызы Шәяхмәтовага Росреестрның оешуына 10 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының Рәхмәте белдерелде.
Хөрмәтле Актаныш халкы һәм кунаклар!
Сезне үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасына чакырабыз. 25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәни үзәге каршындагы боз шәһәрчегенә рәхим итегез!
Яңа ел бәйрәмнәрен фейерверклар һәм салютлардан башка күз алдына да китерүе кыен. Тик сыйфатсыз пиротехника алудан үзеңне ничек сакларга? Әлеге киңәшләр сезнең игътибарга.
ПИРОТЕХНИКА САТЫП АЛГАНДА НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?
1. Сату өчен әзерләнгән барлык пиротехника эшләнмәләре тәңгәллек декларациясе һәм сертификациясе формасында, техник регламент таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бу – пиротехник эшләнмәләрдә Таможня берлеге (ЕАС) әгъзалары булган дәүләтләр базарында продукциянең әйләнештәге бердәм билге маркировкасы булырга тиеш дигән сүз.
27 декабрь көнне 14 сәгатьтә Актаныш муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында эшмәкәрләрне кабул итү үткәрелә. Эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирү өчен кабул итүдә район башкарма комитетыннан, район прокуратурасыннан, эчке эшләр бүлегеннән, салым, санитар-эпидимиологик күзәтчелек органнарыннан, гадәттән тыш хәлләр өчен җаваплы вәкаләтле органнардан вәкилләр һәм юристлар катнашачак.
Алдан язылу өчен телефон – 8(85552)3-44-16, яисә район хакимиятенең 10 нчы бүлмәсенә мөрәҗәгать итү кирәк.
Элекке "Кызыл көч" колхозында 28 ел җитәкче булып эшләгән, партиянең ХХII съезды делегаты, Ленин ордены кавалеры, хуҗалыкның икътисадын югары дәрәҗәгә күтәргән, социаль мәсьәләләрне уңай хәл иткән Гадел Сәлахетдиновка бүген – 23 декабрь көнне 90 яшь тулды.
Бүген иртәдән үк хөрмәтле райондашыбыз тәбрикләүләр кабул итә. Якташыбыз – беренче Президент Минтимер Шәймиев тә беренчеләрдән булып котлаган юбилярны. Районда иртәгә – 24 декабрь көнне район мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә Гадел Касыйм улының данлыклы хезмәтен, шәхесен, тормышын олылаучы, данлаучы иҗади кичә үткәрелә. Район башлыгы Энгель Фәттахов ярдәме белән яшь буынны тәрбияләүдә, буыннар чылбырын саклауда, тарихыбызны барлап, данлыклы шәхесләребезне хөрмәтләүдә мондый эчтәлектәге иҗат кичәләре күркәм гадәткә әйләнде. Бүген – туган көн иртәсендә районнан мәртәбәле делегация – район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Башак” җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова юбилярны туган көне белән котлап, район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.
Гадел Касыйм улы туган көне уңаеннан истәлекләрен яңартты, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтен белдерде, фикерләрен уртаклашып, бергә эшләгән җитәкче-белгечләргә, авыл халкына рәхмәтле булып яшәвен белдерде.
-Хәрәкәттә – бәрәкәт, яшисем килим яшим, рәхмәт, хөрмәтегез, котлауларыгыз мине тагын да дәртләндереп, кәефемне күтәреп җибәрде, - диде. – Авылны яратам, кешеләре тырыш, эшчән, шуңа да Актанышта төпләнеп яшәп калдым.
Гадел Сәләхетдинов олы кызы Наилә тәрбиясендә яши. Әтисенә зур хөрмәт күрсәтә кызы. Чаллыдан кайтып, инде менә дистә елдан артык әтисен карап, тәрбияләп тора. Гадел ага үзе дә тик утыра торганнардан түгел, ишек алдындагы гына түгел, урам яктагы карларга кадәр көрәп куйган. Дөнья, республика, район тормышыннан хәбәрдәр булып, һәр кешегә ачык булып, ягымлы, якты карашта яши ул.
Бүген – 22 декабрь көнне район мәдәният йортында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Актаныш район мәктәпләре командалары катнашты.
Бәйгенең бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы ата-аналар комитеты командаларына рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә, киләчәктә дә бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашып, аралашып, дус яшик дигән фикерен белдерде ул.
Зона бәйгесендә Актаныш районыннан Актаныш гимназиясе һәм Актанышның 1 нче мәктәп командалары катнашты. Актанышның 1 нче мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылар командасы зона бәйгесенең җиңүчесе булды, республика бәйгесендә Актаныш данын яклауда уңышлар телибез.
Актанышта 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы мөхтәрәм райондашларыбызны җитәкчелек тарафыннан котлау традициясе яшәп килә. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән мондый олуг затлар даими игътибар үзәгендә.
1928 елның 22 декабрендә Күҗәкә авылында дөньяга килгән Мусина Факкирә Фәүзетдин кызы да районыбызның туксаняшәрләр сафын тулыландырды.
Бүген юбиляр, үзенең гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары белән беррәттән, район хакимияте исеменнән дә котлаулар кабул итте. Алты балага гомер бүләк иткән Факкирә Фәүзетдин кызы җәй айларында туган авылында яшәсә, кышкы чорга Яңа Әлем җирлегендә яшәүче кызының йортына күченә. Биредә кадерле ананы кадер-хөрмәт, мул табын, якты йөз белән көтеп торалар, аның һәр көнен бәйрәмгә тиң итеп үткәрәләр.
Актаныш районы Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назыйф улы да бүген юбилярны Яңа Әлем авыл җирлегендә хөрмәтләде. Алар Факкирә Фәүзетдин кызына Илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район хакимияте башлыгының истәлек бүләген тапшырды.
Бүген – 22 декабрь көнне Актанышның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар ит, сөт ризыклары, бал, яшелчә, икмәк ризыклары белән Чаллы шәһәр ярминкәсендә сату итте. Шәһәр халкы әлеге товарларны бик теләп сатып ала, икенче килешкә заказ да биреп җибәрә. Мондый ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге хезмәткәре Мияссәр Зарипов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева.
Киңәшмәдә җәйге спартакиадада җиңүче командаларга Энгель Нәвап улы акчалата бүләкләр тапшырды.
Авыл җирлекләре арасында беренче урында – Байсар, икенче урында – Пучы, өченче урында Киров командасы;
Оешма-предприятиеләр арасында беренче урында – хакимият, икенче урында - үзәк хастаханә, өченче урында мәдәният хезмәткәрләре командасы;
Учреждениеләр арасында беренче урында – Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урында – Актанышның 1 нче мәктәбе, өченче урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командасы.