ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Казанда КФУның инженерлар әзерләүче институтында уйлап табучылар һәм рационализаторлар "Кулибины - 21 век" олимпиадасы финалында Актаныш данын Балалар иҗат үзәге, Актанышның 1 нче, Яңа Әлем мәктәпләре яклады.

Җиңүчеләребез: Яңа Әлем мәктәбеннән Булат Авсанов, Актанышның 1 нче мәктәбеннән Риназ Исламхуҗин, Балалар иҗат үзәгеннән Ильсуар Әкбаров - икенче, Балалар иҗат үзәгеннән Динар Садыков өченче урын яулады.

2019 елда Ураза бәйрәме 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә документта.

Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 27 февралендәге Пр-297 санлы күрсәтмәсе нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендәге 2403-р санлы боерыгы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында  Россия яшьләре АИС системасында теркәлү (myrosmol.ru) түбәндәге округ яшьләр форумнарына башланды:

-“Алтай. Үсеш территориясе – 2019” яшьләр идарә форумы,  9-14 июнь;

-“Иртә – 2019” Урал федераль округы яшьләре форумы, 25-30 июнь;

-“Ладога” Төньяк-Көнбатыш федераль форумының төбәкара яшьләр мәгариф форумы, 24-30 июнь;

-“Байкал” халыкара яшьләр форумы, 25 июнь-1 июль;

- Идел буе федераль «іВолга 2.0» яшьләр форумы, 23-31 июль;

-“Машук-2019” Төньяк-Кавказ яшьләр форумы, 9-23 август;

-Көньяк федераль округының «Ростов» яшьләр форумы, 5-10 сентябрь, “Яшь аграрийлар” юнәлеше;

-“Восток” Бөтенроссия яшьләр мәгариф Ерак Көнчыгыш форумы, 25 июнь-3 июль;

-“Евразия Global” Халыкара яшьләр форумы, 12-18 август.

Башкортстанда Татарстан көннәрендә Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе - "Хәзинә Тур" туроператоры директоры Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында килешүгә кул куелган иде. 23 апрельдә Башкортстан туристлары Актанышыбызда булып, туризм үсеше, мөмкинлекләр белән танышты https://www.instagram.com/leisantimerova/p/BwnA-VYBULS/?igshid=nibdh6kirvqv .


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча 13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “Кайнар элемтә” эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

“Кайнар элемтә” телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең «Ял» шәһәр үзәге вәкилләре катнашыр дип көтелә.

«Кайнар элемтә» телефоны кысаларында авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның ялын оештыру, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру, балалар сәламәтләндерү лагерьларына бушлай (ташламалы) юлламалар сатып алу тәртибе, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, балигъ булмаганнарның ялын һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә башка сораулар бирергә мөмкин булачак.

 

23 апрель көнне район Советында узучы бирфинг 9 Май – Җиңү бәйрәменә әзерлек чараларына багышланды.

Актанышта бүген яу кырыннан исән-имин урап кайткан 15 яугир яши, узган ел Җиңү бәйрәмен 27 ветераныбыз каршы алган иде. Кызганыч, тарих, хәтер – мәңгелек, ә шул елларның шаһите булучы яугирләребез бик аз калды. Узган ел 73 нче Җиңү язын каршы алу мизгелләре районда тантаналы шартларда район Советы бинасы каршында узды. Быел да Җиңү бәйрәменә әзерлек, аның тарихи әһәмиятен чагылдыру Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның төп игътибар үзәгендә. Бәйрәм алдыннан һәр ветеранның өендә булып, аларның хәлләрен белешеп, тормыш-яшәү шартлары белән танышачак ул. “Тормышыбыз җитеш, өлкәннәребезгә бүген игътибар, ихтирам, күңел җылысы, хөрмәт күрсәтү кирәк”, - ди ул. Шул максаттан, һәр җирлектә мәктәп укучылары, балалар тарафыннан очрашулар, өлкәннәргә ярдәмләшү быел да игътибар үзәгендә булачак.

15 ветеран, 97 сугыш ветеранының тол хатыннары, 527 тыл ветераны, 2310 сугыш чоры баласы... Бәйрәм чаралары аларның һәр кайсына барып җитәрлек итеп оештырыла.

Җиңү бәйрәмен каршы алу җирлекләрдә, гадәттәгечә, 8 май көнне билгеләп үтеләчәк. Әлеге көнне шулай ук Казан шәһәрендә республика күләмендә сугыш ветераннарын хөрмәтләү тантанасына Актаныштан да делегация катнашачак. Сугыш чоры балалары белән очрашу быел 4 май көнне “Агыйдел” клубында була, соңыннан чәй табыны артында сөйләшү булып дәвам итәчәк. 7 май көнне аскы Актаныш ветераннар йортында бәйрәм очрашуына быел Актанышбаш авыл җирлеге ветераннарын чакыру да планлаштырыла.

9 Май – Җиңү бәйрәме район үзәгендә 10 сәгатьтә театральләшкән тамаша белән башланачак. Атлар, машиналар, хәрбиләр парадыннан соң, “Үлемсез полк” Җиңү паркына юл ала. Быел ул тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Яуда шаһит китүчеләр истәлегенә һәйкәлгә чәчкәләр салганнан соң, бәйрәм ветераннар белән чәй табыны артында дәвам итәчәк. Кич бәйрәм концерты һәм, гадәттәгечә, бәйрәм салюты булачак.

Җиңү бәйрәменә әзерлек чаралары белән брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева таныштырды.

"ТРПЦ РТ" филиалы хәбәр иткәнчә, 22 апрель көнне барлык төр эшләр башкару үткәрелмәү сәбәпле, Актаныштагы филиал объектында, аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып, план буенча ремонт эшләре 25 апрель көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

14-19 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә "Созвездие - Йолдызлык -2019" эстрада сәнгатенең ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең финалы узды. Сәнгать мәктәбенең "Тамчы" халык  вокал ансамбле,   вокал бүлеге укучысы  Ильмир Заһертдинов  II урын алдылар. Җитәкчесе Лилия Мостафина. «Умырзая»   вокал ансамбле дә уңышлы чыгыш ясап,  II урын алды. Җитәкчесе Разида Хаҗиева. 

21 апрель көнне Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы бистәнең «Нефтьче» спорт комплексында Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан яшь көрәшчеләр җыелды. Командалар арасында милли көрәш буенча Татарстан Дәүләт Советы депутаты, яшь буынга ярдәм итү “БлагоДарение”  хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов призларына тәүге турнир узды. 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр көрәшчеләр үз көчләрен сынады.

Беренче урын алучы көрәшчеләребез: Гадел Нургатин (“Тылсым”), Муса Әнвәров (Актанышның 1 нче мәктәбе), Ренат Дорофеев, Рузил Мокыймов (Кадет мәктәбе), Рафил Корбангалин (Богады), Салават Кашапов (Тат.Ямалы), Салават Гыйлемов (Пучы).

Икенче урын алучы көрәшчебез: Айнур Фәтхуллин (Пучы).

Өченче урын алучы көрәшчеләребез: Илмар Харрасов (Актанышның 2 нче мәктәбе), Газинур Хәеров (Кадет мәктәбе), Риназ Авзалов (Тат.Ямалы), Ильяс Харрасов (Актанышның 2 нче мәктәбе).

Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча чираттагы атналык киңәшмә бүген – 22 апрель көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узды.

Энгель Нәвап улы, иң элек, шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче “Нур Баян” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Гапсәламов, Актаныш район газ участогы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗанов, Яр Чаллы шәһәре дәүләт статистика бүлегенең Актаныш районы буенча әйдәүче белгече Руслан Вильдановны тәбрикләде. Тормышта гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта район, авыл, кешеләр иминлеге сагында булып, үз гамәлләре белән бәла-казаларны булдырмый калганнары өчен Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насрыева һәм “Дулкын” җәмгыяте директоры Наил Кыямовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Райондагы оператив хәл белән таныштырып, ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов - интернет аша кылынучы мошенниклык, юл һәлакәтләре, эчкән хәлдә техника белән идарә итү, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов – янгын, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова язгы кыр эшләре вакытында ашханәләр эшчәнлеге, санитар таләпләр үтәлмәгән очраклар белән таныштырды.

Авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагындагы эш барышы хакында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айдар Мирхәйдәров чыгыш ясады. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов язгы чәчү барышы, технологик таләпләрне, эш тәртипләрен ассызыклап аңлатты.

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова – үзара салым акчасына авыл җирлекләрендә башкарылучы эшләр, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев – районкүләм өмә нәтиҗәләре, икътисад буенча башкарма   комитет            җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева - оешма-предприятиеләрнең беренче кварталдагы эш нәтиҗәләре, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча бүлек җитәкчесе Алия Шакирова – электрон сатып алулар, инфраструктур үсеш буенча башкарма  комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Гарипов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге төзелеш объектларын төзекләндерү, социаль мәсьәләләр буенча башкарма   комитет            җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева 9 Май – Җиңү бәйрәмен үткәрүгә әзерлек  белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International