ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елга күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Актаныш районында Актаныш авылы, Ленин проспекты, 46 йорт( авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы, 2 нче кат) агымдагы елның 23 августында 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелә. Кабул итүне Татарстан Республикасының Баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Халиков Мөнир Әфрәем улы үткәрәчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85; (885552) 3-13-16.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Актанышта быел да механизатор-комбайнчыларны нәтиҗәле эшкә кызыксындыру чарасы кулланыла. Һәр җиде көн саен комбайнчылар арасындагы бәйгегә йомгак ясала. Аның буенча иң күп ашлык суктыручылар билгеләнеп, аларга премияләр урыннарга чыгып тапшырыла. Бүген исә комбайнчыларыбыз “Актаныш” агрофирмасыннан Эльбрус Мөхәмәтов, Нияз Гайнанов, Илмир Гайнанов, Фоат Дәүләтов, Альберт Шәңгәрәев, Равил Мирзаханов, “Әнәк” агрофирмасыннан Илсур Зарипов, Илнур Солтанов, Алмаз Галләмов, “Нур Баян” хуҗалыгыннан Рамил Шәймәрдәнов, Илшат Ханнанов, Равил Сәлимов, “Эконом” хуҗалыгыннан Надир Кадыровка район башлыгы Энгель Фәттаховның  премиясе тапшырылды.

Киров авылында оныгы Наил гаиләсендә яшәүче ветераныбыз Миңнур Шәйгәрданова бүген үзенең 100 яшен балалар, оныклар, оныкчыклар тәрбиясендә каршы алды. Йөзьяшәрне туган көне белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итеп, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырды.

Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү   традициясе  барлыкка килде. Миңнур әбигә дә Энгель Нәвап улы чәчәк гөлләмәсе, чәкчәк, истәлек бүләге тапшырды. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән  өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.

Бәхетле картлык кичерә Аккүз кызы, бүген Киров авылында яшәүче Миңнур апа. Тормыш иптәше  Ясәви абый белән биш бала үстерә алар, бүгенге көндә 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Оныклар, оныкчыклар да әбиләрен сагынып кайта. Гомер буе  совхозда хезмәт куйган, сугыш чорында һәм сугыштан соң тракторда эшләгән Миңнур апаны авыл җирлеге, хуҗалык исеменнән Илфак Гаянов та котлап, истәлек бүләге тапшырды.


18
август, 2019 ел
якшәмбе

-Бердәм дәүләт имтиханын укучы 100 баллга бирә икән, безнең мәгариф өлкәсенә куелган хезмәтебез югары дәрәҗәдә дип әйтә алабыз. Узган уку елында 90 баллдан югары бал җыючы чыгарылыш укучыларын махсус бүләкләдек. Аларның саны елдан-ел арта. Федераль, республика программалары ярдәмендә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытабыз, грантларда, конкурсларда катнашып, укытучыларның тәҗрибәсен баетабыз икән – ул, иң беренче чиратта, укучының белемендә чагылыш табарга тиеш, - Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларның август киңәшмәсендә катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.


17
август, 2019 ел
шимбә

Мәгариф хезмәткәрләренең конференциясе бүген – 17 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның мәртәбәле кунаклар белән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм акциясендә катнашуыннан башланды.

Мәдәният йортында фойеда мәгариф конференциясендә катнашучыларны мәктәпләрнең рейтинг күрсәткечләре каршы алды. Иҗади күргәзмәләрдә мәктәпләр -  дөнья югарылыгында уңыш казанган илләрнең мәгариф системасын өйрәнеп,   безнең эшчәнлектәге охшаш якларны, аермаларны, өстенлекләрне тасвирлап күрсәтте. Буыннар бәйләнеше, тарихны барлау Актаныш район үзәге балалар бакчалары туплаган "Чемоданда музей" экспонатларында аеруча да ачык чагылды конференциядә. Дәү әти-дәү әни, әти-әни, бала, тәрбияче - берсе дә читтә калмаган әлеге мавыктыргыч шөгыльдән!

Укытучыларның август киңәшмәсе. “Өстенлекле милли проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар” - фоторепортаж.

“Нур Баян” хуҗалыгы бер сыерга 5 килограмм сөтне ничек арттырган? Әлеге сорау авылда яшәп, мал тотучы һәркемне кызыксындыра. Ихатасында мал асраучыны да, фермерны да, хуҗалык җитәкчеләрен дә. 16 август көнне “Нур Баян” хуҗалыгы уңыш серен хуҗалык җитәкчеләре белән уртаклашты. Чөнки хуҗалыклар авылда эшчәнлек темпын билгелиләр, фермерларга да, авыл халкына да яңача уйларга этәргеч бирәләр.

“Нур Баян” хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмов - республикада гына түгел, башка өлкәләрдә дә авыл хуҗалыгы тармагына кертелгән яңалыклардан хәбәрдәр җитәкче. Терлекчелектә малларга азыкны миксерда ваклатып ашатуны 2002 нче елда ук керткәннәр иде алар. Яңа алымны куллану – бер әйбер, ә менә аны фәнгә нигезләнеп эшләтү – икенче. Камилләшә барып, алар инде күптән терлеккә азыкны баланслап бирәләр. Баланслау аларга бер сыерга 1,5 килограмм сөтне арттырырга мөмкинлек биргән. Ә инде азыкның файдалы матдәләрен тикшереп, махсус программа белән фуражны, силосны, сенажны, патоканы кушып, миксерда үлчәп, катнаштырып сыерларга ашаткач, ике ай эчендә бер сыерга 3,5 килограммга кадәр сөт бирүчәнлек арткан. Сыерларга бер төрле, симертү терлекләренә икенче төрле рацион аларның. Эре малларның көнлек үсеше 868 грамм. Хуҗалыкта асралган 2507 эре малның 927 савым сыерлары. Көнлек савым 17 300 килограмм. Баш зоотехник Рәсил Нургалиев һәр рационның үтәлешен, миксерга салынган азыкның үлчәмендә тайпылышлар булмавын эш бүлмәсендәге компьютердан күзәтеп, анализлап бара. Азык цехындагы оператор Ризаев Рәфил эш барышын күзәтчелектә тота. Азык баланслауда 5 процент тайпылыш булу гадәти саналса, аларда ул нибары 2 процент кына.

Ферма территориясендә терлек азыгын саклау һәм әзерләп бирү өчен махсус зона булдырыла. Азык цехы янында сенаж, силос базлары төзелә. Шунда ук янәшәдә салам да, фураж да булачак. Терлек азыгын сыйфатлы әзерләү хуҗалыкка азык өстәмәләре алмый да баланслы ашатуны оештырырга мөмкинлек бирә.

-Безнең әле резерв бар, үз мөмкинлекләребезне оптималь файдаланып бетергәч кенә үсешне арттыруда азык өстәмәләренә күчәчәкбез, - ди, Айрат Салихҗан улы.


16
август, 2019 ел
җомга

20 август көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.

 

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

“Нур Баян” хуҗалыгында район семинары – фоторепортаж.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Янгын “Бүләк” лагереның ике катлы кирпеч бинасында, беренче каттагы гардероб бүлмәсендә чыга. Гиперактив бала гардеробка кереп тәмәке тарткан. Тәмәкесе сүнмәгән һәм янгын чыгуга сәбәп булган. Хәвефкә бирелми торыгыз, “Шартлы төстә янгын чыганагын сүндерү һәм балаларны эвакуацияләү буенча” укулар уздыруның сюжет линиясе бу. Кызганыч, Россиядә балалар ял итә торган лагерьларда күңелсез вакыйгалар еш була. Укулар гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аерым күнекмәләр булдыруны күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International