ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

      Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга артты. «ГРИНТА»ның төбәк операторы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды.

        Чүп-чар җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, район халкы автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп-чар контейнерлары янында калдырмауларын сорый.

        Гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен 1-10 гыйнварда кайнар линиянең дежур операторлары билгеләнде.

Актаныш районында дежур диспетчерларның контакт телефоннары:
8 906 116 39 03 (1, 4, 7, 10 гыйнвар)
8 906 116 50 11 (2, 5, 8 гыйнвар)
8 906 166 50 47 (3, 6, 9 гыйнвар)


4
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева: "Алдынгылар җыены"на әзерлек башланды(+ВИДЕО)

Яңа ел бәйрәменә әзерлеккә нәтиҗә ясалды(+ВИДЕО)

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләренең Яңа ел бәйрәмен каршылауга әзерлеген бәяләп чыгыш ясады. Комиссия тарафыннар иң-иңнәр билгеләнеп, фотолары җитәкчеләргә тәкъдим ителде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җиңүче җирлекләргә, аерым гаиләләргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган атналык киңәшмәдә Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев соңгы вакытта район хуҗалыкларында алып барылган эшчәнлеккә анализ ясады.

Атналык киңәшмәдә район халкының сәламәтлеге турында Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар баш табибының Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова таныштырды.

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә районның оешма-предприятие, мәгариф оешмалары мөдирләре, директорлар катнашында киңәшмә узды. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Сафин хисап тотты, ул бүлеккә кергән Яңа ел бәйрәме вакытындагы опертаив хәбәрләр белән таныштырды.  

Бүген, 4 гыйнвар көнне, Актанышның хакимият бинасында 2021 елның тәүге киңәшмәсе үтте. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән чарада җирле үзидарә, оешма-хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Көн үзәгенә куелган мәсьәләләр кысасында Яңа ел чорында үткән чараларга нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр хөрмәтләнде.


3
гыйнвар, 2021 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2021 елның 4 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән

буран, бозлавык көтелә.

Төнлә дә, иртән дә томан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International