Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә районның оешма-предприятие, мәгариф оешмалары мөдирләре, директорлар катнашында киңәшмә узды. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Сафин хисап тотты, ул бүлеккә кергән Яңа ел бәйрәме вакытындагы опертаив хәбәрләр белән таныштырды.