ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 нче елның 19 нчы маенда  14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлегендә Актаныш авылы Ленин проспекты 61 А йорт адресы буенча  эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр көне»  оештырыла.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне ачык ишекләрнең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).

15 май көнне Уфа шәһәреннән кузгалган сал

25 май көнне, якынча 12.00 сәгатьләрдә, Агыйдел елгасында паром кичүе янында тукталыр дип көтелә. Районыбызның шефлыкка алынган хәрби

"Алкино-2" частендә бүгенге көндә 16 райондашыбыз хезмәт итә, шуның 2 се салда була.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сыйфатсыз төзелеш материаллары, аерым алганда, сыйфатсыз обойлар сатып алу турында кайнар линиягә шалтыратулар ешайды. Бу - төзелеш эшләренең активлашуы белән бәйле. Шәһәр һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр яз җитү белән интерьерны яңарталар һәм ремонт ясыйлар.

24 форма-киңәшмә барышында район хуҗалыкларындагы вәзгыять белән беррәттән, шәхси секторлардагы мал хәрәкәте дә анализланды.

Районның терлекчелек тармагындагы апрель күрсәткечләренә багышланган 24 форма-киңәшмә Актанышта 14 май көнне оештырылды. Район башлыгы Энгель Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды, хезмәтчәннәр эшчәнлекләренә бәя алды.

15 май көнне Камал театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйрәм тантанасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.


15
май, 2021 ел
шимбә

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

13 сәгатьтән. 15 майдан 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 16 маенда 15 майда көндез 16 майда

Татарстан территориясендә урыны белән көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан җил, 15-20 м/с тизлектә җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм.

Актанышта Филүс Хисаметдиновның иҗат концерты.


14
май, 2021 ел
җомга

Бүген Актаныш районында “Олимпка юл”, республика, төбәкара, халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы үтте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International