Россия Федерациясе Президенты Указы белән махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Гиндуллин Ильнар Флус улы һәм Зиннуров Закир Марсил улы (үлгәннән соң) “Батырлык ордены” белән бүләкләнделәр. Орден батыр сугышчыларыбызның якыннарына тапшырылды.
Актаныш авылы егете махсус хәрби операциядә катнашучы Габдулкабиров Радик Рәшит улы 4 дәрәҗә Георгий кресты аерма билгесе һәм 2 дәрәҗә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.
Махсус хәрби операциядә катнашкан Ирмәш авылы егете Гарифуллии Руслан Ильдус улы “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.
Бүләкләрне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары барышында район башлыгы Ленар Зарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тапшырды.