Мәктәбебездән “Әйләнә тирәбездә дөнья!”исемле Бөтенроссия рәсем конкурсының төрле номинацияләрендә 5 укучы катнашып призлы урыннар яуладылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Яшь рәссамнарыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Такталачык махсус (коррекция) интернат-мәктәбендә Актаныш район хастаханәсе табиблары тирәнәйтелгән медицина тикшерүе үткәрде.
11 ноябрь көнне район мәдәният сараенда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.