12 ноябрь көнне 1 класс укучылары Әтәс мәдәният йортында урнашкан китапханәгә экскурсиягә бардылар. Аларны китапханәче Гарипова Мәүҗидә апалары ачык йөз белән каршы алды. Яңа китаплар белән кызыксындырды, укырга тәкъдим итте. Ул “Беренче сыйныф укучыларының мәдәни көндәлеге” нең эчтәлеге, тутыру тәртибе , кызыклы биремнәре белән таныштырды. Актаныш районындагы мәдәни урыннар турында видеофильм күрсәтте. Китапханәдә балалар фотога төштеләр.