ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

Мәктәбебездә дистә еллар хезмәт куючы  Нуртдинова Зифа Фатыйх кызына 50 яшь тулды. Без аны чын күңелдән шушы түгәрәк гомер бәйрәме белән котлыйбыз.


Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының район этабында гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Исламова Алия, 10 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз призер, 8 нче сыйныф укучысы Хуҗиева Динара җиңүче булды (укытучылары Гарипов Рамил Марат улы һәм Тимирова Лилия Фнүн кызы). 
6 класс укучылары һәм аларның әниләре белән "Кояш гомере телим мин!" темасы астында ачык класстан тыш чара уздырылды.
Геология буенча Республикакүләм олимпиаданың район этабында гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Хаҗиев Айбулат (укытучысы Фәйзуллин Рөстәм Уелович) - җиңүче булды.
Бурсык мәктәбе укучылары VI Бөтенроссия "Илһамлы каләм"  конкурсында катнаштылар.

     28 ноябрь көнне Актанышның 1нче мәктәбендә  ОБЖ фәненнән бөтенрәсәй олимпиадаларының район этапы уза.

28 ноябрь көнне Яңа Әлем мәктәбендә тәрбия завучлары киңәшмәсе үтә.
27 ноябрь көнне мәктәбебездә семинар-практикум үткәрелде.
27 ноябрь көнне мәктәбебезнең актлар залында "Мин - балачак иленнән" исем астында әдәби музыкаль кичә үткәрелде.
Мәктәбебез командалары спорт мәктәбе оештырган җиңел атлетика буенча беренчелектә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International