Бүген 28 ноябрь көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл клубында Әниләр көненә багышлап “Әнием-күз нурым” дип аталган концерт күрсәтәләр.
“Әни кирәк, әни кирәк” баш астында 7 класс укучылары әниләрне бәйрәм кичәсе үткәреп ял иттерделәр. Кичә укучыларның үзләре язган шигырьләре һәм җырлар белән үрелеп барды. Чәй табыны артында дәвам итү бәйрәмне тагын да ямьләндерде.