ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Олимпиадага әзерлек максатыннан "Республика олимпиада үзәге" 9-11 класс укучылары өчен  "Спорт һәм туризм Академиясе" базасында 12-16 январь көннәрендә  укулар оештыра. Анда Икенче Актаныш урта мәктәбеннән 11 класс укучысы Хусаенова Азалия шөгыльләнә (укытучысы Хусаенов А.Р.).

Социаль яклау бүлеге,  “Игелек үзәге” хезмәткәрләренең  чаңгы буенча ГТО нормативлары тапшыру булып узды.

12  нче гыйнвар көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар   «Газиз» мәчетенә экскурсиягә бардылар.  Авылыбызның мулласы Мөнәвир хаҗи аларны ачык йөз белән каршы алды. 

Буген сәгать 13.20 дә Яңа Әлем мәктәбендә икенче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтәчәк.
15 гыйнвар көнне 9 класс укучыларының  ата - аналары өчен мәктәптә ачык ишекләр көне үткәрелде. 
2015 елның май аенда Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Шушы уңайдан район һәм республика күләмендә бик күп төрле конкурслар игълан ителде. Киров урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары районда үткәреләчәк "Дети рисуют Победу" конкурсына әзерлек эшләрен башладылар.
3 нче гыйнвар көнне районда Кыш бабай призына уздырылган шахмат ярышында Киров урта мәктәбе укучысы 3 нче урынны алды.

Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процент тәшкил итә

Мәктәбебездә 27 елдан артык балаларга рус теле һәм әдәбияты фәнен укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимҗанова Раушания Сәйфулла кызына 50 яшь тулды. Без аны чын күңелдән шушы түгәрәк гомер бәйрәме белән котлыйбыз.  
 14 гыйнвар көнне Актанышка Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International